Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт районы махсус хәрби операция зонасына 56 нчы гуманитар йөк җибәрде

Әлмәт районы махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә.


Әлмәт районы махсус хәрби операция зонасына 56 нчы гуманитар конвой җибәрде

Әлмәт районы махсус хәрби операция уздыру зонасында булган хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Сугышчыларның агымдагы ихтыяҗларын исәпкә алып формалаштырылган чираттагы гуманитар йөк алгы сызыкка җибәрелде.

Гомуми авырлыгы 15 тонна булган йөк составына азык-төлек, беренчел кирәк-яраклар һәм гаиләләрдән шәхси посылкалар гына түгел, ә хәрби бурычларны үтәүнең нәтиҗәлелеген күтәрү өчен билгеләнгән югары технологияле җиһазлар да кергән. Аерым алганда, хәрбиләргә 6 квадроцикл, 11 роботлаштырылган платформа, эндуро мотоциклы, 11 дрон, 6  генератор, 200 аккумулятор, шиналар, маскировка челтәрләре һәм медикаментлар тапшырылган.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, махсус хәрби операция башланганнан бирле әлмәтлеләр, көчләрен берләштереп, гаять зур 585 тонна йөк җибәргәннәр, аның гомуми бәясе 630 миллион сумнан артып киткән. Бу сан-халкыбызның бердәмлеген һәм көчен күрсәтә торган дәлил.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса