Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәтнең «Опека» үзәге балаларны атлар белән таныштырган

Балаларның атлар күрү мөмкинлеге булды.

Атлар белән аралашу балага уңай йогынты ясый, ә атта йөрү терәк-хәрәкәт аппараты бозылуларын төзәтергә ярдәм итә. Моннан тыш, балалар хайваннарны тәрбияләү процессын күзәтеп һәм кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтеп, әйләнә-тирә дөньяга һәм атларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә өйрәнәләр. 
 «Луч» яшүсмерләр клубы белән берлектә Әлмәт муниципаль районындагы «Опека» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль эш буенча белгечләре балигъ булмаган балаларның ат спорты мәктәбенә баруын оештырдылар. 
Балалар атлар янына шатланып бардылар, анда бик мөлаем атлар белән таныштылар. Кечкнә экскурсиядән соң балаларның атларны ашату мөмкинлеге барлыкка килде. Балалар малкайларны бик рәхәтләнеп сыйладылар.

Фото: "Опека" үзәге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса