Әлмәт районында 54 миллион сум авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен бүлеп бирелде
Үзара салым программасыннан 36 авылы жирлегендә файдаланганнар.
Әлмәт районында 54 миллион сум авыл җирлекләрен төзекләндерү өчен бүлеп бирелде
Әлмәт районы торак пунктларында яшәүчеләр, үзара салымның нәтиҗәле механизмын кулланып, җирле төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлегеннән актив файдаланалар. Бу инициатива Татарстан республикасында 2013 елда Рәис Рөстәм Миңнеханов тарафыннан гамәлгә куелган иде.
Үзара салым программасы кысаларында 36 җирлектә, шул исәптән Түбән Мактама бистәсендә яшәүчеләр быел 13,6 млн сум җыйганнар.
Халык җыйган һәр сумга республика бюджеты 4 сум өсти. Республика бюджетыннан район 54,4 млн сум акча алган.
Бүлеп бирелгән акчаларның төп юнәлешләре халык җыеннарында әйтелгән өстенлекләргә туры китереп билгеләнде. Акчаларның иң зур өлеше-36 млн сум-юлларны ремонтлауга юнәлдереләчәк. Моннан тыш, су белән тәэмин итү системаларын яхшырту һәм территорияләрне төзекләндерү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта смета документлары әзерләнә һәм халык җыеннарында расланган эшләрне башкару өчен подрядчылар билгеләнә.
Баграж-Никольск, Бута,
Васильево, Югары Акташ, Елхово, Ерсубайкино, Кәләй, Кама-Исмәгыйль, Кичү, Кузайка, Мәмәт, Миңлебай, Түбән Абдул, Сәрән авыл җирлекләре файдаланды. Бу территорияләрдә яшәүче халык программага максималь аңлап карадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia