Әлмәттә эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» узачак
Алдан язылу мөһим.
Әлмәттә эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» узачак
Үз эшчәнлеге турында белешмәләрнең ачыклыгын арттыру максатында 14 августта 12.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе эшмәкәрләр өчен «Бердәм ачык ишекләр көне» оештыра.
Шулай ук Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең (Татарстан) Әлмәт, Лениногорск, Сарман, Мөслим районнарындагы территориаль бүлегендә түбәндәге адрес буенча консультацияләр оештырылачак: Татарстан Республикасы, Әлмәт шәһәре, Грибоедов урамы, 10.
Эшмәкәрләрне алдан язылу буенча кабул итәчәкләр. 88553226514 телефонына шалтыратып язылырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia