Көзен әлмәтлеләрне 6 көнлек эш атнасы көтә
Октябрь ахырында һәм ноябрь башында татарстанлылар алты көн рәттән эшләячәк.
Көзен әлмәтлеләрне 6 көнлек эш атнасы көтә
Октябрь ахырында һәм ноябрь башында татарстанлылар алты көн рәттән эшләячәк. Хакимият ял көннәрен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерергә планлаштыра.
Россиядә 4 ноябрьдә халыклар бердәмлеге көне — рәсми ял көне буларак билгеләп үтелә. Рәттән өч ял көне — 2, 3 һәм 4 ноябрь көннәре булсын өчен, ял көннәрен 1 ноябрьдән 3 ноябрьгә күчерделәр.
Шимбә, 1 ноябрь, эш көне булачак. Аны бер сәгатькә кыскартачаклар.
Исегезгә төшерәбез, 2025 елда 5 көн эшләүче татарстанлыларның 245 эш көне һәм 120 ял көне булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia