Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Дәүләтгәрәевләр 53 ел бергә гомер кичерәләр
Гаилә тормышы – озын юл. Аны абынмый-сөртенми узучылар бик сирәк.
Парлап кабызган тормыш учагын саклауда һәркемнең үз ысулы, үз җае бар. Кама-Исмәгыйль авылында яшәүче Әлфия апа белән Әхәт абый Дәүләтгәрәевләр әнә шундый яшәү җаен тапкан гаилә. 53 ел бергә гомер кичерәләр алар. Бу ихлас күңелле кешеләр белән сезне дә таныштырасыбыз килә.
Иркен ихаталы бик матур, зур йортта гомер кичереп, тулы тормыш белән яши әлеге күркәм пар. Бакчалар каралган, һәр нәрсәнең үз урыны. Йорт эчләре рәхәт, чиста-пөхтә, зәвык белән ясалган. Дәүләтгәрәевләр безне бик кунакчыл кабул иттеләр. Әлфия апа без килүгә телне йотарлык тәмле бәлеш тә пешереп куйган иде. Шулай чәй өстәле артында әкренләп бу матур гаиләнең тормыш йомгагын сүтәргә керештек.
– Без гаиләдә ике бала үстек. Сеңлем Чаллыда яши. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң армиядә хезмәт итеп кайттым. Аннан соң инде «Иркеннефть»тә эшләдем. Төгәлрәк әйтсәк, биредә мин хезмәт итәргә киткәнче дә эшләп алган идем, армиядән кабат шушында кайттым. Башта электрик булдым, аннары оператор, соңыннан эретеп ябыштыручы. Пенсиягә шушы предприятиедән чыктым. Эшемдә кадер-хөрмәт күп булды. «Хезмәт ветераны», «РФнең атказанган нефтьчесе» кебек дәрәҗәле исемнәргә лаек булдым. 2005 елдан алып 2022 елга кадәр колхозда да эшләп алдым әле. Сәламәтлегем какшап, аякка операция ясатканнан соң киттем. Менә шулай Әлфия белән матур гына үз җаебызга яшәп ятабыз, – дип истәлекләре белән уртаклашты Әхәт абый.
Әлфия ханым Азнакай районы Кызыл Сукачы (Чатра) авылында туган булып чыкты.
– Мин ишле гаиләдә туып-үстем. Без барлыгы алты бала, әти-әнием гади колхозчылар, бар көннәре хезмәттә узган кешеләр. Чатра мәктәбендә дүрт класс укыдым, аннары Әлкәй авылында сигезне бетердем. Алга таба инде Азнакайның беренче мәктәбендә ун классны тәмамлап чыктым. Әти-әниләрдә акча булмаганлыктан алга таба укый алмадым, төзелешкә эшкә кердем, предприятие СУ-48 дип атала иде элек. Аннан соң инде «Сөләйнефть»кә операторлыкка киттем. Алга таба инде «Җәлилнефть» тә эшләп лаеклы ялга чыктым. Аллага шөкер, яхшы эшләдек, җитәкчеләр дә бик игътибарлы булдылар. «Хезмәт ветераны», «Җәлилнефть»нең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булдым. Хезмәт даны орденым да бар. Аны миңа Фәрит Мөхәммәтшин үзе тапшырган иде. Бүләкләрнең исәбе-хисабы юк инде анысы, аллага шөкер. 27 ел кайнана, 34 ел кайната белән гомер кичергән кеше дә әле мин. Алар вафат булгач, бергә торган агач йортны сүтеп, яңа йортка нигез салдык. Эшкә керешкәнче, рәнҗемәсеннәр дип, Коръән укытып, авызлар ачтырып алдык. Йортыбызны 2007 елда төзи башлап, 2009 елда салып бетереп, яңа йортка кереп утырдык. Балаларның тырышлыгы бик зур булды инде, рәхмәт аларга. Туганнарым белән дә аралашып яшибез. Икесе Чаллыда яшиләр, сеңлем Әлмәттә. Кызганыч, ике энем мәрхүм булдылар, әти-әни дә җир куенында. Үзебез ике бала тәрбияләп үстердек. Биш оныгыбыз бар. Ходайга мең шөкер, балаларга югары белем бирә алдык, алар бик хезмәт сөючән, бик тәүфыйклы булып үстеләр. Кызым Пенсия фондында эшли, улыбызның үз эше бар. Без элек мал асрадык, бүген инде тавыкларны гына калдырдык. Бакчада эшлибез, намаз укыйбыз, ураза тотабыз. Әле менә җиләкләргә дә барып кайттык. Бар теләгебез – ил-көннәр генә тыныч булсын, балалар, оныклар исән-сау торсыннар, – дигән теләкләрен ирештерде Әлфия апа.
Нинди генә чорда яшәсәк тә, ир кеше – хатын-кызның ышанычлы калканы. Алар янәшәсендә генә без үзебезне якланган, сакланган халәттә тоябыз. Күренеп тора, Әлфия апа да Әхәт абый янәшәсендә бәхетле гомер кичергән. Мин Дәүләтгәрәевләр гаиләсе өчен куанып кайттым. Аларга озын, тигез гомер насыйп булсын. Һәрвакыт шулай кояштай балкып торсыннар, бәхетле гомер кичерсеннәр.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia