Әлмәттә «Безнең ишегалды» программасы буенча эшләр дәвам итә
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган 5 ел эчендә Әлмәт районында 300 ишегалды яңартылды, быел аларга тагын 51 ишегалды өстәләчәк!
Әлмәттә "Безнең ишегалды" программасы буенча эшләр дәвам итә
«Көнбатыш капкалар» микрорайонында эш кайный — биредә бер үк вакытта биш ишегалдында «Безнең ишегалды» республика программасы гамәлгә ашырыла.
Төзекләндерүгә комплекслы килделәр: берьюлы берничә ишегалды үзгәрә. Эшләр Зарипов ур., 5, 11, 13а, 13б, 17 һәм 21 адреслары буенча алып барыла.
Программа асфальтны яңартуны һәм тротуарларны төзекләндерүне генә түгел, бордюр ташын да алыштыруны күздә тота. Халыкны яңа балалар һәм спорт мәйданчыклары, киңәйтелгән парковка зонасы һәм яңартылган урам яктыртулары көтә.
Эшләр тулы куәтенә бара һәм, план буенча, августта ук тәмамланырга тиеш,яшәүчеләр яңартылган ишегалларын көзге салкыннар башланганчы тулысынча ләззәтләнә алсын өчен.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән оештырылган «Безнең ишегалды» программасы гамәлдә булган 5 ел эчендә Әлмәт районында 300 ишегалды яңартылды, быел аларга тагын 51 ишегалды өстәләчәк!
Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia