Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан ителде

31 июльгә кадәр Әлмәт муниципаль районының күп фатирлы йортларында яшәүчеләр катнашуга гариза бирә ала.

Әлмәттә иң яхшы бакчага конкурс игълан ителде
 

Әлмәттә «Татарстанда Җәй» республика проекты кысаларында үткәрелә торган «Иң яхшы бакчачы» шәһәр конкурсына старт бирелде. Конкурсны үткәрү инициативасы белән җәмәгать пространстволары дирекциясе чыгыш ясады. 

Конкурсның төп максаты – үз көчләре белән йорт яны территорияләрен төзекләндерүче, матур һәм каралган бакчалар булдыручы күпфатирлы йортларда яшәүче иң актив һәм иҗади кешеләрне ачыклау һәм бүләкләү.

31 июльгә кадәр Әлмәт муниципаль районының күп фатирлы йортларында яшәүчеләр катнашуга гариза бирә ала. Җиңүчеләрне инде августта игълан итәчәкләр.

Катнашучылар өчен өч номинация каралган: «Иң яхшы чәчәкләр бакчасы», «Әкияттә кунакта» һәм «Тылсымлы бакча».

Җиңүчеләр 3 меңнән 10 мең сумга кадәр акчалата бүләкләр  алачак.  Бу акчалар өстәмә ярдәм булачак, ул җиңүчеләргә үз тирәләрендә матурлык булдыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Катнашу өчен гаризаны 31 июльгә кадәр теләсә нинди уңайлы ысул белән: leto.tatarstan.almet@mail.ru электрон почтага җибәрергә, идарәче компаниягә тапшырырга яки шәхсән үсеш департаментына алып килергә мөмкин.

Конкурсның тулырак нигезләмәсен һәм заявка формасын биредә карарга мөмкин.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса