Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәт паркларында талпаннардан эшкәртү башлана

«Саулык», «Комсомол», Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге паркларына баруны бүген чикләргә кирәк.

Әлмәт паркларында талпаннардан эшкәртү башлана

23 апрельдә 8:00 сәгатьтән «Татарстан республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет учреждениесенең Әлмәт филиалы белгечләре тарафыннан «Саулык», «Комсомол» парклары территорияләрендә акарицидлы эшкәртү үткәреләчәк. Шулай ук 05:00-13:00 сәгатьләрдә  Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге парк та эшкәртүгә ябылачак.

  Шәһәр халкын һәм кунакларны эшкәртү вакытында саклык чараларын үтәүләрен сорыйлар:

- Эшкәртелә торган территорияләргә бик кирәк булмаса кермәскә.

- Балалар һәм хайваннарның эшкәртү зоналарында йөрүләрен чикләргә.

- Эшкәртелгән өслекләр тулысынча кипкәнче аларга кагылмаска. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса