ЗАГС белгечләре тарафыннан 400 нче бала тууы теркәлгән.
Әлмәттә яшәүче Антон Юрьевич һәм Ольга Михайловна Трофимовлар гаиләсендә 2025 елның 20 мартында кызлары туган, аңа Варвара исемен кушканнар.
Яңа туган сабый – гаиләдә өченче бала. Өйдә Варвараны Дмитрий белән Алиса көтә. ЗАГС белгечләре гаиләне кызлары тууы белән котладылар һәм «Татар дөньясы» истәлек китабын тапшырдылар.
Фото: Әлмәт ЗАГСы