«Светсервис» хезмәткәрләре шахмат буенча турнирда катнаштылар
Хезмәт көненнән соң, мөһим бурычлардан аерылмыйча, «Светсервис» хезмәткәрләре спорт режимына күчәләр.
«Светсервис» хезмәткәрләре арасында шахмат буенча интеллектуаль турнир белән спорт беренчелеге старт алды!
Чара предприятие директоры Җәүдәт Сөләйманов инициативасы белән оештырыла. Турнирда ул үзе дә катнаша. Турнирлар җомга көннәрендә шәхси зачетта, яшь һәм җенес буенча бүленмичә узды. Киләчәктә өстәл теннисы һәм дартс буенча ярышлар планлаштырылган. Һәр спорт төрендә җиңүчеләр медальләр һәм акчалата призлар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа