Акциягә барлык теләге булганнар кушылды.
«Заря» яшьләр клубында «Беренчеләр» хәрәкәте бүлеге тарафыннан окоп шәмнәре ясау буенча мастер-класс узды.
Акциягә битараф булмаган шәһәр халкы да кушылды!
Чара 4 гыйнварда махсус хәрби операция барышында батырларча һәлак булган Станислав Щербинин истәлегенә багышланды.
Шулай ук катнашучылар солдатларга хат яздылар, ярдәмнәрен һәм хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте