Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә хезмәтне саклау буенча координация советы утырышы булды

Утырышта оешмаларда булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләре һәм шартлары каралды.

Әлмәт муниципаль районы башкарма комитетында 2024 елда производствода бәхетсезлек очраклары булган оешмалар вәкилләре катнашында хезмәтне саклау буенча Координация советы утырышы булды. Утырышта шулай ук Татарстан республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Алла Курзенева (видеоконференция режимында) һәм Әлмәт шәһәр прокуроры ярдәмчесе Александра Михайлова катнашты.

Утырышта оешмаларда булган бәхетсезлек очракларының сәбәпләре һәм шартлары каралды. Оешмаларда  очракларны булдырмау буенча күрелгән чараларга анализ ясалды. Производствода имгәнүләрнең төп сәбәпләре-эшләрне канәгатьләнерлек оештырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу һәм хезмәткәрләрнең хезмәт дисциплинаны үтәмәүләре. Оешма вәкилләренә хезмәтне саклау таләпләренең үтәлешенә контрольне көчәйтү буенча киңәшләр бирелде.

«Шуны истә тотарга кирәк: хезмәтне саклауның төп бурычы – имгәнүләр, һөнәри авырулар үсеше һәм эштә бәхетсезлек очраклары санын киметү», - дип йомгаклады координацион совет рәисе урынбасары Илшат Насыйбуллин.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса