Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Быел өйләнешкән әлмәтлеләрне проектта катнашырга чакыралар

2025 елда өйләнешергә планлаштырган яки инде яшь гаиләләр «Бәхетле бергә 2.0» проектында катнашырга чакыралар!

Проектка 2025 елның 1 февралендә ЗАГСта яшь парлар белән интерактив программа старт бирәчәк.

Спикерлар чыгышы, психолог белән эш, иҗади мастер-класслар (тавыш, тән терапиясе, чүлмәкчелек сәнгате, ком терапиясе) булачак. Куполлы кинотеатрда фильм карау, елга буйлап йөзүдә катнашу, фотосессия булачак.

Катнашу бушлай!

Барлык катнашучылар да җирле эшмәкәрләрдән эксклюзив тәкъдимнәргә сертификатлар алачак.

Монда теркәлергә мөмкин.  Сорауларны +7 950 311-46-45 телефон номеры буенча бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса