Әлмәт балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә һава тревогасы очрагына уку күнекмәләре уза
Тәрбиячеләр уенчыклар да әзерләгәннәр.
Әлмәттә куркынычсызлыкны арттыру кысаларында балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә һава тревогасы очрагына өйрәнүләр үткәрелә. Тәрбиячеләр һәм укытучылар балаларга тревога сигналына ничек дөрес җавап бирергә һәм куркынычсыз эвакуация өчен нинди адымнар ясарга кирәклеген аңлата. Һәр сыйныф һәм төркем өчен эвакуацияләү маршруты һәм тәртибе язылган, укучылар һәм укытучылар, балалар, тәрбиячеләр белән даими рәвештә тренировкалар үткәрелә. Укулар барышында балалар алдан ук барлык кирәкле әйберләр белән җиһазландырылган ышык урыннарга юнәлә. Алар чиста, коры, җылы, вентиляция системасы белән җиһазландырылган. Эчендә эскәмияләр, су запасы, савыт-саба, фонарьлар һәм шәхси гигиена әйберләре бар. Балалар бакчаларында кирәкле әйберләрдән тыш, тәрбиячеләр уенчыклар запасы да әзерләгәннәр. Балалар белән тренировкалар уен формасында үткәрелә. Мондый чаралар районның барлык балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә узачак.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia