Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә гомумшәһәр планеркасы узды

Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Гүзәл Хәбетдинова рәислегендә гомумшәһәр планеркасы узды.

Киңәшмәне ачып, ул мини-футбол буенча спартакиадада икенче урынны алган муниципаль хезмәткәрләр командасын котлады.

Район советы аппараты җитәкчесе Әнүзәр Юнысов 2024 елның 18 ноябрендәге планерка беркетмәсенең үтәлеше турында хәбәр итте.

Автомобиль юллары идарәсе кадрларын комплектлау, мәгариф учреждениеләрендә туклануны оештыру буенча сатулар үткәрү, шәһәр сусаклагычында төзелеш эшләрен төгәлләү һәм объектны шәһәр балансына тапшыру мәсьәләләре контрольдә калды.

Гүзәл Хәбетдинова «ГУАД» МУП кадрлар белән тәэмин итү эшен активлаштырырга һәм Әлмәт сусаклагычы территориясен төзекләндерүне төгәлләүне аерым контрольгә алырга кушты.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса