Әлмәт районы башлыгы үз вәкаләтләрен вакытыннан алда калдырды
Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов та үз вазифасыннан китте.
Бүген Әлмәт районы Советының чираттан тыш сессиясендә район башлыгы Тимур Нагуманов үз вәкаләтләрен вакытыннан алда калдырды. Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов та үз вазифасыннан китте. Утырышта Гүзәл Хәбетдинованы Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп тәкъдим иттеләр. Кичә, 14 ноябрьдә, Гүзәл Хәбетдиновага 55 яшь тулды. Ул Әлмәттә туып үскән. Аның ике югары белеме бар. Гүзәл Хәбетдинова-Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы. 2020 елда ул «Ел җитәкчесе-2020» конкурсында «Югары конкурентлык сәләте өчен» номинациясендә җиңде. Озак вакытлар ул нефть тармагы предприятиесендә җитәкчелек постларында эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа