Тимур Нагуманов яшь әлмәтлеләргә паспортлар тапшырды
Төп документны 14 яшьлек 14 кешегә район башлыгы үзе тапшырды.
Креатив процесслар фабрикасында «Без - Россия гражданнары!» Россия Федерациясе гражданины паспортларын тапшыру тантанасы булды. Төп документны 14 яшьлек 14 кешегә район башлыгы үзе тапшырды.
Тимур Нагуманов үсмерләрне тормышларындагы бу мөһим адымнары белән котлады, паспорт алуга бәйле гражданлык хокукының һәм җаваплылыкның мөһимлеген ассызыклады.
«Яңа статус һәм үзегезне өлкәннәр итеп тою белән бергә һәр гамәлегез һәм карарларыгыз өчен җаваплылык тоюыгызны бик телим – үзегез һәм якыннарыгыз алдында һәм әлбәттә, зур һәм Кече Ватан алдында», - диде ул.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа