Йөк составында маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар, генераторлар бар.
«Ышанычлы тыл» волонтерлары бергәлеге махсус хәрби операция уздыру зонасына 50 тартмадан артык гуманитар ярдәм җибәрде. Йөк составына маскировка челтәрләре, окоп шәмнәре, азык-төлек продуктлары, медикаментлар, генераторлар керә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, маскировка челтәрләрен һәм окоп шәмнәрен волонтерлар үзләре ясый. Әгәр дә сез волонтерларга ярдәм итәргә телисез икән, монда мөрәҗәгать итәргә кирәк.