Әлмәтлеләр халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 10 мең адым атлаячак
Оештыручылар һава торышы яхшы булып, учар узар дип өметләнә.
Әлмәт халкына «Бердәмлектә бәхетнең 10 мең адымы!» марафонында катнашырга тәкъдим итәләр. Спорт чарасы Халыклар бердәмлеге көненә багышлана. Бу хакта Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Акция 4 ноябрьгә планлаштырылган. Старт – 10:30 шәһәр стадионында Белоглазов урамы, 60 адресы буенча булачак. Марафонга милли костюмнарда килгән катнашучыларны бүләкләр көтә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа