Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган көнең котлы булсын, Әлмәт!

Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы, матур, төзек, бай тарихлы кала.

3 ноябрь көнне ул кабат  үзенең туган көнен билгеләп узачак. 1953 елдан башлап Әлмәт тиз темплар белән үсеш алып, бүген республикада иң төзек һәм чәчәк атучы шәһәрләрнең берсе булып тора. Аның тарихы төрле елларда киләчәк үсеше өчен ышанычлы нигез салган меңләгән кеше язмышы белән аерылгысыз бәйләнгән.

Заманча объектлар, яңа форматтагы бизәлеш, алдынгы технологияләр, стиль төрлелеге – болар барысы шәһәребез халкына һәм кунакларга уңайлы шартлар, хезмәт һәм ял мөмкинлекләре булсын өчен эшләнә. Шуңа да кунаклар нефтьчеләр башкаласын яратып китәләр, соклануларын яшермиләр. Социаль челтәрләрдәге язмаларга караганда, кунакларны аеруча шәһәребезнең табигый матурлыгы җәлеп итә. Заманында аны «кечкенә Швейцария» дип тә атап йөртәләр иде әле.

Шәһәребезнең җаны – биредә яшәүче һәм хезмәт куючы кешеләр. Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, металл эшкәртүчеләр, газ сәнәгате хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр район һәм шәһәребезнең икътисадын үстерүдә күмәк көч куялар. Белем бирү, дәвалау, мәдәният өлкәсендә дә үз эшенең чын осталары хезмәт куя.  Шәһәребездә яшәү, белем алу, квалификацияле дәвалану, ял итү, күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылган. Туган көнең котлы булсын, Әлмәт! Һәрчак яшь, чәчәк атучы, биеклекләргә омтылучан һәм яраткан шәһәребез булып кал.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса