Көзге чакырылыш башланды
1 октябрьдән Әлмәт җирлегендә көзге чакырылыш башланып китте.
Армия яшенә җиткән уллары булган әти-әниләр өчен дулкынландыргыч көннәр инде бу. Кадерләп үстергән газиз баласын чит-ят җирләргә кемнең генә чыгарып җибәрәсе килсен икән. Көзге чорда Әлмәттән ике йөздән артык ир-егет армия сафларына алыначагы билгеле. Беренче озату 29 октябрь таңында булды. Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында хезмәт үтәргә дип бу көнне 27 әлмәтле юлга кузгалды. Гадәттәгечә, Әлмәт егетләренең күпчелеген Самара, Ульяновск өлкәләрендәге хәрби частьларга озатачаклар. Һәрвакыттагыча, быел да ДОСААФ һәм башка автомәктәпләрдә «С» категориясенә укып чыккан машина йөртүче егетләргә аеруча зур өстенлек бирелә.
– Хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар махсус хәрби операциядә катнашуга җәлеп ителмәячәк, ә хезмәт итү вакыты чыккан хәрби хезмәткәрләр хезмәттән азат ителәчәк һәм өйләренә озатылачак. Шуңа күрә дә аларның әти-әниләренә, якыннарына борчылырга кирәкми, – дип ышандырды военкомат хезмәткәрләре.
Мәгълүм булганча, Закон нигезендә армиягә запаста булмаган һәм сәламәтлек торышы буенча хезмәткә яраклы, 18 дән 30 яшькәчә ир-егетләр чакырыла. Хезмәт срогы, элеккечә, 12 ай тәшкил итә. Электрон повесткалар җибәрү турында сүз озак барса да, 2024 елгы көзге чакырылыш иске кагыйдәләр буенча узачак, хәрби исәп реестры тулысынча эшләп киткәнче повесткалар традицион рәвештә киләчәк. Реестр 2025 елның 1 гыйнварында гына тулысынча эшли башлаячак. Шуны да истән чыгармаска кирәк, хәрби комиссариатка вакытында килмәүчеләргә штраф салыначак.
Көзге чакырылыш 31 декабрьдә тәмамлана. Барлык егетләргә дә матур гына хезмәт итеп, туган якларына исән-имин әйләнеп кайтуларын теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа