Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күрделәр - эшлиләр

Редакциябезгә гозер-үтенечләр белән генә түгел, куанычлы вакыйгалар белән бүлешәсе килеп тә еш шалтыраталар.

Әле менә сишәмбе көнне шәһәрдә яшәүче Әлфия ханым шалтыратып, газетабызга рәхмәт сүзләре яудырды.

 – Алланың рәхмәтләре генә яусын инде барыгызга да. Шәһәр һәм район биләмәләрен төзекләндерүдә «Әлмәт таңнары» газетасының өлеше, һичшиксез, әһәмиятле дип саныйм мин. Халык гозерләренә колак салып, җитәкчеләргә  җиткереп торасыз. Ленин урамындагы Шарлавыклы буалар янәшәсеннән уза торган баскычлы җәяүлеләр юлын да ремонтлый башлаганнарын үзегез күрдегезме соң әле? Газетагызда бик үтемле итеп күтәреп чыккан идегез бу мәсьәләне – колак салганнар бит, дәррәү кубып рәтлиләр. Аннан соң «Панорама» сәүдә үзәге янындагы җир асты кичүендә дә ремонт бетеп килә бугай. Әлеге урында төзелеш эшләре тукталып торган иде бит берара. Сез шулай ук моңа игътибар биргән идегез. Рәхмәттән башка сүз юк. Район җитәкчелегенә аеруча рәхмәтләребезне җиткерәбез – аңлыйлар, күрәләр, эшлиләр бит. Әле «Әлмәт таңнары» газетасының юбилейлы туган көне дә якынлашып килә икәнлеген ишетеп белдем.  Районыбызның татар телендә чыга торган бердәнбер басмасын ихластан якынлашып килүче юбилее белән котлыйм. Кызлар, егетләр, барыгызга да исәнлек, иҗат уңышлары телим, – дигән теләкләрен яудырды ул.

 Хезмәтебезне бәяләп, газетабызны карап, укып баручы әлмәтлеләргә зур рәхмәт. Алга таба да сезнең өчен, районыбыз өчен эшләвебезне уңышлы гына дәвам итәрбез, дип ышандырып калабыз.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса