Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бәхете – мәхәббәттә

Озак еллар бергә яшәү – зур бәхет һәм шул ук вакытта зур хезмәт тә ул.

Әлмәт җирлегендә  күп еллар бергә тату яшәгән, хөрмәткә лаеклы балалар үстергән, оныкларына сөенеп көн күргән гаиләләр булуы зур куаныч. Мондый матур гаиләләр турында газетабыз битләрендә еш язабыз.

Рәзинә апа һәм Расих абый Гатауллиннар – нәкъ менә шундый күркәм гаиләләрнең берсе. Күптән түгел алар гаилә коруларының 55 еллык юбилейлы датасын билгеләп уздылар.  Бүген алар үзләренең яшьлек елларын, беренче тапкыр күрешеп, очрашу мизгелләрен сагынып искә алалар.

Рәзинә апа Расих абый белән Миңлебай авылына иптәш кызы янына кунакка кайткач танышкан. Дус кызының абыйсы Расих шул вакытта ук чая, чибәр кунак кызына күз аткан булган икән. Рәзинә үзе ул вакытта Казахстан якларында тимер юлда эшләгән, ә Расих Куйбышевта янгын сүндерүчегә укыган булган. Ике яшь йөрәк арасында мәхәббәт ялкыны кабынып китеп, хатлар язышу башлана.  Рәзинә авылга әйләнеп кайткач, яшьләр инде очрашып йөриләр һәм озакламый гаилә коралар. Авылда аларны тырыш, үрнәк гаилә диләр. Расих абый, пенсиягә чыккач, авыл мәчетендә имам була, ә Рәзинә апа исә бүген МХО зонасындагы якташларыбызга маскировка челтәрләре үрүче мәчет әбиләре төркемен җитәкли.

– Аллага шөкер, матур яшибез, Расих абыең белән өч бала үстердек, тугыз оныгыбыз һәм алты оныкчыгыбыз бар, – дип куана Рәзинә апа.

– Гаилә бәхетенең нигезендә – мәхәббәт, бер-берең турында кайгыртучанлык, сабыр булу, үзара аңлашып яшәү, –  дип саный Расих абый да.

Зөбәрҗәт туйларын билгеләп узучы Гатауллиннар гаиләсен шәһәр ЗАГСы бинасында да бик зурлап  хөрмәтләделәр. 55 ел бергә пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп гомер кичергән Рәзинә апа белән Расих абыйга  бик күп котлау сүзләре, җылы теләкләр җиткерелде. Без дә аларга үзебезнең изге теләкләребезне җиткереп калабыз. Киләчәктә дә гомер елларыгызны парлашып каршы алырга һәм гомер юлларыгызны бергәләп үтәргә Ходай насыйп итсен сезгә дигән теләктә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса