Әлмәттә хәрби хезмәткә контрактларны төрле өлкәләрдән килүчеләр имзалады
Әлмәттә килешү төзү тәртибе гадиләштерелгән, дип ачыклык кертә белгечләр.
Әлмәттә тагын 20 кеше хәрби хезмәткә контрактлар имзалады һәм махсус операция зонасына китте. Алар арасында-Башкортстан, Свердловск, Удмуртия, Калуга, Волгоград һәм Курск өлкәләреннән килүчеләр бар.
Җирле хакимият вәкилләре билгеләп үткәнчә, күрше төбәкләрдә яшәүчеләр Әлмәттә контракт төзүне юктан гына сайламый. Әлмәттә документлар рәсмиләштерү тәртибе гадиләштерелгән. Процесс, гомумән алганда, өч сәгать вакытны ала. Моннан тыш, чит шәһәр кешеләренә торак бирәләр һәм юл өчен түлиләр. Шулай ук район башлыгы Тимур Нагуманов инициативасы белән контрактчыларга 20 мең сумлык сертификатлар бирелә. Алар ярдәмендә сугышчылар военторгтан кирәкле товарлар сатып ала.
Фото: t.me/pressalmet
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа