Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән хәрбиләргә чираттагы гуманитар йөк җибәрелде

Әлмәттән гуманитар йөк төялгән тагын бер машина махсус операция зонасына юл тотты.

Бу юлы гуманитар конвой составына стандарт гигиена чаралары, эчке кием, азык-төлек, су, адреслы посылкалар, маскировка челтәрләре кергән. Ләкин сезон үзгәрә, шуңа күрә җылы әйберләр, оекбашлар, мичләр дә җибәрелде.

«Хәзерге вакытта азык — төлек, эчке кием, җылы киемнәр алып барабыз, чөнки кышка әзерләнәбез», - дип сөйләде «Үзебезнекеләргә ярдәм итәбез» оешмасы волонтеры Илсур Нәҗметдинов. Машинага носилка да төягәннәр. Аларны предприятие хезмәткәрләре цехларда ук ясый. «Үзебезнекеләргә ярдәм итәбез» волонтерлар төркеме инде беренче генә җибәрүне оештырмый. Машиналарны алар 2022 елдан җибәрәләр. Яңа гуманитар сәфәрләргә дә әзерләнәләр инде.

«Битараф булмаганнарга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәсебез килә. Киләсе җибәрү декабрьдә планлаштырыла, сугышчылар өчен яңа ел бүләкләре ясарга телибез. Битараф булмаганнарны безгә  кушылырга чакырабыз», - диде «Үзебезнекеләргә ярдәм итәбез» волонтеры Ольга Пудова.

Хәрбиләргә ярдәм итүгә һәркем үз өлешен кертә ала. Әйберләрне Совет урамы, 178 адресы буенча урнашкан картинг-клубка алып килергә була.

Фотоны Марина Юрина тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса