Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операция уздыру зонасында сугышчылар янына барды
Ул 430 нчы һәм 56 нчы полклар хәрбиләре белән очрашты.
Район башлыгы Тимур Нагуманов махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләребез янына чираттагы тапкыр килде, бу юлы — 430 нчы һәм 56 нчы полкларда булды.
Визит барышында делегация 12 тоннадан артык гуманитар ярдәм китерде. Гуманитар йөк волонтерлар, оешмалар, предприятиеләр һәм Әлмәтнең битараф булмаган халкы ярдәме белән формалаштырылды. Аңа квадрокоптерлар, медикаментлар, бензин генераторлары, радиоэлектрон көрәш чаралары, маскировка челтәрләре, җылы әйберләр, өй күчтәнәчләре һәм сугышчылар үзләре сораган башка бик күп нәрсәләр кергән. Бу гуманитар конвой соңгы ике елда инде утыз икенчесе булды. Сугышчылар һичшиксез үтәләчәк теләкләрен һәм үтенечләрен җиткерделәр.
Тимур Нагуманов хәрбиләргә батырлык, кыюлык һәм тизрәк җиңү белән кайтуларын теләде! Әлмәттә хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү дәвам итә.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа