Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре укучы һәм эшләүче яшьләр форумында катнаштылар

Чара «Идел» яшьләр үзәге базасында узды.

30 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр «Идел» яшьләр үзәге базасында Россия Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасы тарафыннан оештырылган укучы һәм эшләүче яшьләр форумы булды. Форум эшендә Әлмәт үзәк район хастаханәсенең  неврология бүлегенең өлкән шәфкать туташы Сәлахова Гөлинә катнашты.

Оештыручылар фикеренчә, форумның төп идеясе Татарстан республикасының төрле медицина учреждениеләреннән һәм медицина мәгариф оешмаларыннан актив яшьләрне җыюдан гыйбарәт иде. Мондый очрашуның максаты-профсоюз идеяләрен үстерү һәм популярлаштыру, шулай ук профлидерларны һәм активистларны яшьләр арасында заманча социум шартларында һәм таләпләрендә дөрес ориентлашырга өйрәтү, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса