Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында шугалак әзерли башладылар

Мәйданчык ноябрь ахырында эшли башлаячак дип планлаштырыла.

 

Әлмәттә Нефтьчеләр мәйданында  шугалак җыюга керештеләр. Узган кышта анда 24 меңнән артык кеше булган, дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте. Шугалак ноябрь ахырында эшли башлаячак. Боз эремәсен өчен, махсус айсматлар буенча 11 т этиленгликоль әйләнәчәк. Шугалак янына урнаштырылган ике куәтле суыткыч температураны сакларга ярдәм итәчәк. Система шугалакка +10 градуска кадәр температурада эшләргә мөмкинлек бирә.

Фото: скриншот видео

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса