Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә реклама листовкалары таратучыларны тәнкыйтьләделәр

Район башлыгы шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне активрак контрольдә тотуны таләп итте.

Ябыштырылган һәм Әлмәт буйлап таратылган реклама листовкалары турында район башлыгы Тимур Нагуманов  сөйләде. Ул  атналык планерка вакытында экология һәм төзекләндерү департаменты директоры Марат Юлдашевка тәртип бозучыларга карата катгый чаралар күрергә кушты.

Шәһәр башлыгы белдерүләрдә күрсәтелгән номерларны штрафларга һәм блокировкага куярга кирәклеген билгеләп үтте, шул ук вакытта төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен активрак контрольдә тотуны таләп итте.

- Реклама максатларында шәһәр буйлап чүп-чар сибү кебек ысул булырга тиеш түгел. Бу чүпне аннары кем җыярга тиеш? Бу бит коточкыч, халыкны мыскыл итү, - диде Нагуманов.

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса