Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов тыл хезмәтчәнен бер гасырлык юбилее белән котлады!

Тимур Нагуманов Демьянова Анна Васильевнаны йөз яше белән котлады.

Район башлыгы аңа ныклы сәламәтлек, бәхетле мизгелләр һәм якыннарының кайгыртуын теләде.

«Анна Васильевна - матур, энергия һәм шатлык белән тулы», - дип билгеләп үтте Тимур Нагуманов.

Анна Васильева 1924 елның 22 сентябрендә ТАССРның Яңа Михайловка авылында туа. Сугыш елларында колхозда эшли. 1955 елда ире белән Казанга күчеп килә, заводта эшли. Аннары юллама буенча Кытай чигендәге Петрозаводск шәһәренә күченәләр. Әлмәткә 1980 елларда кайталар. Анна Васильевна катлам басымын саклау өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсендә сакта эшләгән.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса