Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугышчыларның гомерен саклап калган

Махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын үтәүче батыр йөрәкле Әлмәт егетләре белән таныштыруыбызны дәвам итәбез.

Кече сержант Азат Марат улы Биганаев 2022 елның ноябреннән башлап МХО зонасында медицина взводы санитары вазифасында хәрби бурычларын үтәүен дәвам итә. Азат Биганаев үзен кыю сугышчы һәм ышанычлы иптәш итеп күрсәткән. Агымдагы елның 2 сентябрендә кече сержант Биганаев Михайловка торак пункты янында барган бәрелештә төрле авырлыктагы яралар алган солдатларга беренче ярдәм күрсәтүдә катнаша. Дошманның пилотсыз очкычлары атакасы куркынычы зур булуга да карамастан, яралыны яу кырыннан алып чыга, шул рәвешле куелган хәрби бурычын азагына кадәр үти. Кече сержант Азат Марат улы Биганаев үзенең профессиональлеге, кыюлыгы нәтиҗәсендә сугышчан дусларының һәм башка хәрби подразделение сугышчыларының гомерен саклап кала.

 

15 нче гвардия мотоукчылар бригадасының

1232 нче мотоукчылар полкы

Махсус хәрби опепациягә өлешчә мобилизация вакытанда чакырыла

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса