Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә «Мегасети» штабы волонтерлары тырышлыгы белән генә дә меңнән артык маскировка челтәре әзерләнгән

Махсус хәрби операция зонасында илебез иминлеген саклаучы солдатларга гуманитар ярдәм күрсәтү буенча эш бүген дә оешкан төстә дәвам итә.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» гуманитар ярдәм җыю штабында эш кайнап тора.

Хатын-кызлар маскировка челтәрләре үрә, районның битараф булмаган кешеләре сугышчыларга җибәрер өчен кирәкле әйберләр китерә. Соңгы вакытта Курск өлкәсендә зыян күрүчеләр өчен дә кирәк-яраклар җыю җәелдереп җибәрелде.

Әлмәт җирлегендә фидакарьләрнең күп булуы куандыра. Александр Коновалов шундыйларның берсе. Элек янгын куркынычсызлыгы службасында коткаручы булып эшләгән пенсионер Добромыш авылындагы урманда умарта асрый. Махсус хәрби операция башланганнан бирле хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүен дәвам итә. Александр туплап җибәргән чәчәк, юкә, горчица балларын солдатларыбыз ел да түземсезлек белән көтеп алалар. Өч ел дәвамында гына да умартачы якташларыбызга 1300 килограмм татлы ризык җибәргән. Шушы көннәрдә ул тагын үзенең 500 тонна күләмендәге бал партиясен Чистай кабул итү пунктларына юллаган. Александр Коноваловның теләге буенча берничә тартма балны яңа ел алдыннан МХО зонасындагы хәрбиләрнең гаиләләренә дә илтеп тапшырачаклар икән.

– Махсус хәрби операция зонасындагы хәлләр белән телевизордан карап, танышып барам. Якташларыбызның батырлыгын күреп сокланам, горурланам. Аларга ярдәм итә алуыма да шатланам. Илебез иминлеге өчен батырларча көрәшүче егетләребез минем балны татып, тәннәренә, җаннарына сихәтлек алсыннар иде дип телим. Сау-сәламәт кенә була күрсеннәр, туган якларына җиңү белән исән-имин кайтсыннар. Хәрбиләребезне ярдәмемнән ташламаячакмын, алга таба да кулдан килгән кадәр ярдәм итеп торырга тырышачакмын, - ди Александр Коновалов. Александр кебек киң күңелле хәйриячеләр булганда, әлбәттә, егетләребезнең күңеле күтәренке, ә җиңү, һичшиксез безнең якта булачагына шик юк.

Көзге суыклар башланырга да күп калмады. Сугышчыларыбызга кыр шартларында җылыныр өчен окоп шәмнәре, кием-салым хәстәрләп җибәрер чак та килеп җитте. «Мегасети» һәм «Ассоль» штаблары волонтерлары маскировка челтәрләре үрүләрен, снайперлар, разведчиклар өчен киемнәр тегүләрен, каркассыз носилкалар ясауларын кабат тулы көчкә дәвам итәләр. «Мегасети» штабы волонтерлары тырышлыгы белән генә дә меңнән артык маскировка челтәре, 400 ләп носилка, 400 дән артык костюм җитештерелеп, махсус хәрби операция  зонасына озатылган. Авыл җирлекләре дә гуманитар ярдәм җыюда активлык күрсәтәләр, җылы кием-салым, азык-төлек, медикаментлар, шәхси посылкалар туплауны кабаттан башлап җибәрделәр.

– Көз – уңыш җыю чоры. Солдатларыбызга коры ашлар әзерләүдә яшелчәләр бик соралган. Чәйләр өчен җиләк-җимешләр кирәк, төрле тәмләткечләр, яшел суганы-петрушкасы, савытлар, банкалар, киемнәр, юыну әйберләре – барысы да кирәк. Барысы да Җиңү өчен, барысы да балаларыбыз хакына бит! – ди Әлмәт волонтерлары. Аларның игелекле гамәлләренә кушылып, ярдәм итәргә теләүчеләр «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз», «Ассоль» һәм «Мегасети» штабларына мөрәҗәгать итә алалар.

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса