Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә автоинспекторлар рейд вакытында 200гә якын машина йөртүчене тикшерде

12 кешегә беркетмәләр төзелде.

Әлмәттә машина йөртүчеләрне тикшерделәр. «Тоннель» не автоинспекторлар үткәрде. Хокук сакчылары 189 машина йөртүчене тикшергән. Шуларның 12сендә хокук бозулар ачыкланган.

Куркынычсызлык каешын эләктермәгән сигез йөртүче «эләкте». Тагын ике автомобильдә пассажирлар  каешларын эләктермәгән. Юл-патруль хезмәте инспекторлары бер машина йөртүчегә баланы махсус тотып торучы җайланмасыз йөрткән өчен беркетмә төзегәннәр. Бер шофер исерек килеш машина йөртүдә шикләнелгән. Медицина тикшерүен узудан ул баш тарткан, дип хәбәр итә  ЮХИДИнең Әлмәт  бүлегендә.

Фото: ЮХИДИ идарәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса