Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә ишегалды бәйрәмен үткәрделәр

Һава торышы начар булуга карамастан, бәйрәмгә өлкән буын да, яшьләр дә җыелды.

12 августта И. Зарипов проспекты, 7 йорт ишегалдында «Безнең ишегалды-яхшы күршеләр» дигән бәйрәм чарасы узды. Һава торышы начар булуга карамастан, бәйрәмгә өлкән буын да,  яшьләр дә җыелды. Халык өчен концерт программасы, мастер-класслар, балалар уеннары, сыйлар һәм башка бик күп нәрсәләр әзерләнгән иде.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов халыкны «Безнең ишегалды» республика программасы буенча ремонт эшләре тәмамлану белән котлады.

«Ел саен ишегалларын ремонтлыйбыз, быел 36. Тулаем алганда, без бөтен Әлмәт буенча йөзләгән ишегалларын төзекләндердек инде, һәм бу эш дәвам итәчәк», - дип билгеләп үтте район башлыгы.

Күңел ачу программасыннан тыш, гадәттәгечә җәмәгать тормышында актив катнашканнары һәм үз ишегалларын төзекләндерүгә зур өлеш керткәннәре өчен Әлмәт муниципаль районы советының һәм башкарма комитетының рәхмәт хатлары белән И.Зарипов проспектындагы 7 нче йортта яшәүче Рәхимова Разия Әсхәт кызы һәм Зөфәров Фәрхәт Әбүзәр улы бүләкләнделәр.

Моннан тыш, район башлыгы 2007 елда Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев инициативасы белән ел саен үткәрелә торган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе кысаларында булачак өч беренче сыйныф укучысына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырды.

 

Чара шәһәрнең иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итте.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса