Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Элеккеге финанс министры хәзер ипотека алыргамы-юкмы икәнен әйтте

Хәзер ипотека алу файдалы түгел, торакны арендага алуың, ә булган акчаңны югары процент белән депозитка урнаштыру яхшырак.

Россиянең элеккеге финанс министры һәм икътисадчы Михаил Задорнов РИА Новости агентлыгына интервьюда шулай дип белдерде.

«Бу файдалы түгел, хәзер арендага алуың яхшырак. Әгәр акчаң булса, аны 19-20 процент белән депозитка урнаштырырга, базарның ничек үзгәрүен, аның кая таба барауын карарга кирәк», - дип җавап бирде ул хәзер ипотека алсаң буламы дигән сорауга.

Россия Банкы июльдәге утырышында инфляция арту фонында төп ставканы еллык 16 проценттан 18 процентка кадәр күтәрде. Бу фонда Россия банклары ставкаларны күтәрә башлады: «Сбербанк»та базар ипотекасы буенча минималь ставка – 20 процент, «ВТБ»да 20,5 процент тәшкил итә. Шуның белән бергә, илдәге иң зур егерме ипотека банкында уртача ставка август башында еллык 19,7 процент тирәсе булган.

Шул ук вакытта, физик затларның сумнарда иң зур күләмдә депозитларын җәлеп итә торган Россиянең ун банкы кертемнәре нигезендә уртача максималь ставка июльнең өченче декадасы нәтиҗәле буенча 2022 елның март ахырындагы максималь күрсәткечкә (17,11 процент) кадәр арткан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса