Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә бюст ачылды

Россия Хәрби-Диңгез Флоты көнен бәйрәм итү кысаларында Әлмәттә Советлар Союзы Герое, флот адмиралы Николай Кузнецов бюстын ачу тантанасы булды.

Бюстны ачу хокукы баш старшина, популяр композитор Роберт Андреевка бирелде. 

Бюст Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы территориясендә урнаштырылган. Аның шәһәребездә урнаштырылу тарихы да бар. Ике ел элек хәрби диңгезчеләр бюстны урнаштыру турында ризалык алгач, башка иҗтимагый оешмалар үрнәгендә якорь һәм Адмирал Кузнецовка бюст рәвешендә мемориал урнаштыруны планлаштырганнар. Шул ук елда скульпторларны һәм башкаручыларны эзләү башлана. Әлмәт десантчылары киңәше буенча инициатив төркем Советлар Союзы Герое Василий Маргеловка бюст авторы — «Россия даны аллеясы» бөтенроссия патриотик проекты җитәкчесе Михаил Сердюков белән элемтәгә керә. Заказ рәсмиләштерелә һәм монументны ясау һәм урнаштыру өчен акча җыю башлана. 2024 елның июнендә монумент эшләнә, әмма аны Әлмәткә китерү белән бәйле кыенлыклар барлыкка килә. Клуб әгъзалары үз көчләре һәм ммөмкинлекләре белән шәһәрнең Ветераннар советы ярдәмендә бюстны алып кайталар һәм монтаж эшләрен башлап та җибәрәләр. 

2024 ел — Россия Хәрби-Диңгез Флоты өчен истәлекле - быел Николай Кузнецовның тууына 120 ел булды. Монумент ачылды, шулай да ул әле илле процентка гына әзер, чөнки әлегә якорьлар алу һәм урнаштыру мәсьәләсе хәл ителмәгән. Диңгезче беркайчан да җиңел юлны сайламый, ул бары данлы юлдан гына үтә. Хәрби диңгезчеләребезгә исәнлек-саулык, уңышлар һәм башлаган игелекле эшләрен ахырына кадәр башкарып чыгуларын теләп калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса