Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диңгезчеләр бәйрәм итте

Июль аеның соңгы якшәмбесендә Хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп уздылар.

Әлмәт җирлегендә запастагы меңнән артык диңгезче гомер кичерә. Бу көнне алар һәм хезмәт итүче якташларыбыз, ветераннарыбыз котлаулар кабул итеп алды. Диңгезчеләр көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада Бөек Ватан сугышы ветераны Анатолий Михайлович Соколов та катнашты. Флот экипажындагы корабльдә хезмәт итеп, Япон сугышында катнашкан, сугыш тәмамлаганнан соң да 7 ел буе диңгезләрне иңләп йөргән әлеге шәхес әле бүген дә сафта. Әлмәтлеләрне хәрби-диңгез флоты көне белән котлаганда район башлыгы Тимур Нагуманов Анатолий Соколовның исемен аеруча хөрмәт белән телгә алды һәм рәхмәтен җиткерде. 

Чараның иң дулкынландыргыч өлеше Советлар Союзы флоты адмиралы Николая Герасимович Кузнецовның бюстын ачу булды. Адмирал гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашып, илебезнең диңгез куәтен үстерүгә һәм ныгытуга бәяләп бетергесез өлешен керткән шәхес. Шәһәребездә аның истәлеген мәңгеләштерү үзенә күрә зур бер тарихи вакыйга. Диңгезчеләр хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган моряклар истәлегенә «Мәңгелек ут» янына чәчәкләр салдылар. Геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шунысы игътибарга лаек - флотта хезмәт иткәннәрнең күбесе бүген яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә хезмәт куя. Еллар дәвамында запастагы диңгезчеләрне берләштергән «Фарватер» клубы да эшләп килә. Сафларыгыз кимемәсен, бәрәкәтле имин тормыш телибез сезгә, диңгезчеләр! 

Резеда Исмәгыйлева 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса