Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә сентябрьдә Ленин – Төзүчеләр җир асты юлын ремонтлау тәмамланачак

Эшчеләр эчке бизәү белән шөгыльләнә башладылар.

Әлмәттә Ленин-Төзүчеләр боҗрасы янындагы җәяүлеләр өчен җир асты кичүен ремонтлыйлар. Эш барышы белән район башлыгы Тимур Нагуманов танышты.

Хәзер эшчеләр эчке бизәү эшләре белән мәшгуль. Ремонтны сентябрьдә төгәлләү планлаштырыла. Әмма, район башлыгы ышандыруы буенча, эшләрне иртәрәк тәмамларга тырышачаклар.

«Җәяүлеләрнең иминлеген һәм уңайлылыгын тәэмин итү өчен кичү янында җир өсте кичүенең вакытлы билгеләре куелган һәм тамгалар ясалган. Игътибарлы булыгыз!»- дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына үзенең телеграм-каналы аша Нагуманов.

 

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса