Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов махсус хәрби операция уздыру зонасында хәрбиләр белән очрашты

Чираттагы, 28 нче гуманитар ярдәм партиясен алгы сызыкка илттеләр.

Квадрокоптерлар, инструментлар, медикаментлар, тепловизорлар, чылбырлы платформадагы роботлар, беренче кирәк-ярак әйберләре, масксетлар һәм исемле посылкаларны безнең сугышчыларга тапшырдылар. Кирәк-яракларның һәм җиһазларның күпчелеге безнең районда эшләнгән.

Барысы да битараф булмаган кешеләр, шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары көче белән җыелган.

Район башлыгы өч бүлекчә егетләре белән очрашты. Ул билгеләп үткәнчә, хезмәт вакытында безнең сугышчылар камилләшеп, үз эшләренең чын профессионаллары булдылар. Алар үзләрен сугыш шартларында ышанычлы хис итәләр һәм куелган бурычларны үтәргә әзер торалар.

«Безнең хәрбиләргә гуманитар ярдәм җыю һәм җибәрү эше дәвам итә. Бу мөһим эштә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә, волонтерларга рәхмәтебезне белдерәбез!», –  дип хәбәр итә Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте.

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса