Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында мәдәният йорты бинасы яңартылды

Ямаши авылында яңартылган объектны ачу тантанасы булды.

Әлмәт районында мәдәният йорты бинасын торгызганнар. Ул Ямаши авылында урнашкан. Кыска гына вакыт эчендә эшчеләр масштаблы эшләр башкардылар. Җылылык, су, канализация системаларын, тәрәзә һәм ишекләрне алыштырдылар. Моннан тыш, объектта янгын сигнализациясе һәм видеокүзәтү урнаштырылган. Түбәсе дә яңартылган.

«Мәдәният» милли проекты ярдәмендә без бу объектны торгыза һәм аңа яңа тормыш бирә алдык. Авыл халкы яңартылган мәйданнан актив файдалана башлады инде. Биредә волонтерлар сугышчыларга җылы оекбашлар, челтәрләр бәйлиләр, гуманитар ярдәм җыярга булышалар», – дип хәбәр итә үзенең телеграм-каналында район башлыгы Тимур Нагуманов.

Фото: t.me/nagumanovtd

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса