Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Җәмгыять

Әлмәттә Төзүчеләр проспектында җир асты юлын яптылар

Эшчеләр киләсе атнада ремонтка керешәчәкләр.

Әлмәттә Төзүчеләр проспектындагы җир асты юлын яптылар. Киләсе атнада эшчеләр аны ремонтлауга керешәчәкләр. Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Җәяүлеләргә куркынычсызлык һәм уңайлыклар тудыру өчен янәшәдә җир өсте кичүенең вакытлы билгеләре урнаштырылачак. Моннан тыш, разметка да ясаячаклар.

«Игътибарлы булуыгызны үтенәбез, чөнки әлеге җир өсте кичүендә светофор юк  һәм автомобиль йөртүчеләр аңа күнекмәгән», - дип мөрәҗәгать итәләр шәһәр халкына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса