Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм ярдәм җиңүне якынайта

Махсус хәрби операциядәге якташларыбызга гуманитар ярдәм күрсәтүдә районыбыз волонтерлары вакытларын да, сәламәтлекләрен дә кызганмый.

Алар битараф булмаган әлмәтлеләр белән берлектә җиңү көнен якынайтырга тырыша. 

Аллага шөкер, егетләребезгә ярдәм озатырга ашкынып торучы фидакарьләр күп. Менә хәзерге минутларда да «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» штабында чираттагы гуманитар йөк туплана. Ярдәм 1233 нче полкка озатылачак. Хәрбиләргә азык-төлек, медикаментлардан тыш бөҗәкләргә, тычканнарга каршы махсус препаратлар бик кирәклеген ассызыклады штаб волонтерлары. Һәрвакыттагыча шәхси посылкалар, маскировка челтәрләре, коры ашлар, окоп шәмнәре һәм башка кирәк-яраклар кабул итеп алалар биредә. 

Госпитальдә дәваланучы егетләргә дә ярдәм кирәк. Иң беренче чиратта кием-салым, җайлы аяк киемнәре, шәхси гигиена чаралары да бик соралган. Әлмәттән махсус хәрби операция  зонасына юл алачак гумконвойның егерме җиденчесе икән инде бу. Солдатларыбызга 200 тонна гуманитар йөк озатылган. 

Әлмәт тегүчеләр батальонын районда бик яхшы беләләр. Әлеге төркем 9 тегүче-волонтерны берләштерә. Ике ел дәвамында гына да әлеге оста куллы ханымнар тырышлыгы белән фронтның алгы сызыгындагы полк һәм подразделение солдатлары өчен меңләгән заказ үтәлгән. Июль башында гына да Әлмәт тегүчеләре 288 нче бригададагы артиллеристларга носилкалар, солдатлар өчен көндәлек кирәк-яраклар, ике катламлы автомат сумкасы аслары, футболкалар тегеп, шуның белән бергә оекбашлар, пледлар, одеяллар туплап озатканнар.

«Хәрбиләр бронежилетлар һәм 56 нчы размердан башланган зур үлчәмле кием-салым сорыйлар. Безгә эшче куллар бүген бик кирәк. Әлеге эштә үзләреннән өлеш кертергә теләге булганнар безгә кушыла ала», - ди волонтерлар. 

Кушылыйк. Барыбыз бергә булып, үзебезнекеләргә ярдәм итсәк, җиңү дә тизрәк килер. 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса