Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ил терәге – ир-егетләр

Туган илне якларга, сакларга теләп, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә теләүчеләр арта. Аларда патриотик хис көчле.

Татарстаннан «Батыр» дигән махсус батальон җыела. Әлеге батальон составында әлмәтлеләр дә бар. Аларның күбесе армиядә булган, хәрби хезмәтне узган егетләр. Контракт буенча хезмәт – Россия Кораллы көчләрендә махсус шартларда ирекле хәрби эшчәнлек. Хезмәт хакы, социаль пакет, берничә ташлама, акчалата компенсацияләр булуы да канәгатьләнерлек. 

Бүгенге көндә Әлмәт җирлегендә контракт буенча хезмәт итүнең асылын аңлату буенча эш оешкан төстә дәвам итә. Хәрби комиссариат хезмәткәрләре җәмәгать урыннарына чыгып, контракт хезмәте турында халыкка төгәл һәм аңлаешлы мәгълүмат җиткерәләр. Моннан тыш шәһәрнең үзәк  урамнарында алтакталар да урнаштырылган, мобиль пунктлар да даими эшли. Биредә волонтерлар контракт буенча хезмәт итү нигезләрен сөйләп, барлык мәгълүматны аңлаталар.

Ил терәге – ир-егетләр. Илебез иминлеген саклау аларга йөкләтелгән. Бүген контракт төзергә теләүчеләр – илебезнең язмышына, балаларыбызның киләчәгенә битараф булмаган патриотлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса