Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәзер коенырга ярый

Җәй – кызу чор, рәхәтләнеп ял итә торган чак. Көннәр кызу торганда халык сулыкларга ашыга.

Су кешенең игелекле дусты һәм союздашы, ул ял итүдән максималь ләззәт алырга һәм сәламәтлекне ныгытырга ярдәм итә. Шәһәрнең бердәнбер су керү урыны – пляж.

Бер атна элек шәһәр күленең микробиологик анализлары биредә су керергә ярамаганлыгын күрсәтте. Шушы көннәрдә суны тикшерүнең яңа нәтиҗәләре билгеле булды. Роспотребнадзор микробиологик күрсәткечләр буенча шәһәр күленең суы нормаларга туры килә дип хәбәр итте. Бер атна эчендә суның составы ни рәвешле үзгәрә һәм чистара алганы әлмәтлеләрне гаҗәпкә калдырды. Сез бу турыда нинди фикердә? Шәһәр күлендә коенганыгыз бармы? Бу хактагы фикерләрегезне газетабызның социаль челтәрдәге аккаунтына юллый аласыз.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса