Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кардәшенә ярдәм итүчегә Аллаһ ярдәм итәр

Ярдәм итсәң генә ярдәм янәшә була. Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге егетләребезгә ул бик кирәк.

Ислам дине тынычлыкка һәм бер-береңә ярдәм итәргә, изгелек кылырга өнди. Чөнки безнең динебез сафлыкка, миһербанлылыкка корылган. Авыр чакта ярдәм кулы сузу безгә әби-бабаларыбыздан күчкән, дин белән бирелгән күркәм гадәт. Һәр үгет-нәсыйхәтнең, һәр вәгазьнең асылы яхшылык кылырга чакыруга кайтып кала. Ләкин сүз бер нәрсә, гамәл икенче. 

Ир-егетләребез МХОга чакырылганнан бирле Әлмәт мөхтәсибәте сугышка китүчеләрнең әти-әниләре, хатыннары белән очрашып, аларга авыр чакларында рухи ярдәм күрсәтте. Башларына төшкән хәсрәттән динебездә яклау, саклау, җаннарына җиңеллек алдылар. Исмәгыйль хәзрәт бер дә авырсынмыйча «Нур» психологик ярдәм күрсәтү үзәгендә һәрдаим очрашып торды. 

Бүген исә ярдәм солдатларның үзләренә кирәк. Бигрәк тә иманлы, денле, динле апаларыбызның, абыстайларыбызның ярдәме. Сүз дә юк, авыл җирлекләрендә бик күп хатын-кызларыбыз әлеге вакыйгалар башлангач ук кулларыннан килгән ярдәмне күрсәтә башладылар. Берәүләр кием-салым алып килде, икенчеләре саклагыч челтәр үрергә тукымалар белән ярдәм итте. Окоп шәмнәре өчен буш консерва банкалары китерүчеләр, парафин сатып алучылар да булды. Кемнәрдер консервалар, чәйләр, коры ашлар әзерләде, медикаментлар белән ярдәм итте. 

Бер дулап алганнан соң тынып калган давыл кебек, ярдәм итүчеләр дә бераз арып, туктап калдылар кебек соңгы вакытларда. Ә ярдәм кирәк. Андагы солдатларның кем булуларына карамастан, кулыбыздан килгән кадәр ярдәм итми мөмкин түгел. Алар аңа мохтаҗ. Бу уңайдан дин әһелләренә, мәчет-мәдрәсә тирәсендә кайнаган ханымнарга, абыстайларга сүз катасы килә. Бигрәк тә шәһәр мәхәлләләребезгә.

«Бер кеше бер мөселманның дөньялык мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерсә һәм юатса, Аллаһы Тәгалә аның ахирәт мәшәкатьләреннән бер мәшәкате хакында сөендерер. Бер кеше фәкыйрь һәм бурычланган кешегә дөньялыкта берәр төрле җиңеллек эшләсә (булышса һәм ярдәм бирсә), Аллаһы Тәгалә ул кешегә дөньяда һәм ахирәттә җиңеллек бирер. Бер кеше бер мөселманның гаебен һәм хата эшен пәрдәләсә, Аллаһы Тәгалә аны дөньяда һәм ахирәттә пәрдәләр. Үз кардәшенә ярдәм итүче кешегә Аллаһы Тәгалә ярдәм итәр», диелә хәдисләрдә.

Бүген шәһәребездә мәчетләр шактый күп, Аллаһка шөкер. Аларның һәркайсы гөрләп эшләп тора. Заманча җиһазландырылган, иркен. Аерым махсус бүлмәләр дә җитәрлек. Бәйрәмнәрдә бик күп дин кардәшләребез җыела. Ислам диненең бердәмлеген, бергәлеген тагын бер кат изге гамәлләребез белән дәлилләп, бүген сугыш кырында булган егетләребезгә ярдәм оештырсак, Аллаһ каршында да, бәндә алдында да зур савап булыр. Халык алдында чыгып сөйли торган матур сүзләребезне эшебез белән дә күрсәтсәк, динебезгә хөрмәт, үзебезгә савап артыр иде. Нинди генә матур булмасын, сүзне саклагыч челтәр итеп тә, солдат өчен кирәк булган сохари итеп тә булмый. Ә бит алар безнең газиз балаларыбыз, туганнарыбыз, якыннарыбыз. Мәчетләр каршында шундый эшне оештырсак, дин ягыннан бер дә хилаф эш булмас иде.

 

Рәфкать Шаһиев

 

МХО дагы егетләр өчен саклагыч челтәр үрүче авылымның уңган апаларына багышлыйм

Челтәр үрәләр апалар

Челтәр үрәләр апалар,
Күз иярми кулларына,
Яу кырында, ут астында
Йөргән газиз улларына.

Челтәр үрәләр апалар,
Сакласын дип ядрә-уттан.
Кайчан гына шушы куллар
Сабыйларын сөеп тоткан.

Челтәр үрәләр апалар,
Сагышларын салып җырга.
Әби-бабай күргән сугыш,
Кабатланды безнең чорда.

Челтәр үрәләр апалар,
Тәсбих тарткан кебек итеп.
Башкалар да белсә иде,
Торганнарын шуны көтеп.

Челтәр үрәләр апалар:
- Лә иляһы иллаллаһ, - дип.
- Бездән ярдәм, бездән дога,
Саклаучысы бер Аллаһ, - дип.

Челтәр үрәләр апалар,
Изгелектә бар уйлары.
Шушы куллар сөйсен өчен,
Исән кайтсын дип уллары.
Өйгә илтсен дип юллары.

Челтәр үрәләр апалар…

 

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса