Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тимур Нагуманов Әлмәт үзәк район хастаханәсендә ремонт эшләре барышын тикшерде

Хәзер эшләр корпусның икенче катында алып барыла.

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов капиталь ремонт эшләренең барышын контрольдә тоту өчен район үзәк хастаханәсендә булды.

Ул хәбәр иткәнчә, хәзер төп корпусның икенче катында эшләр бара.

«Ремонт эшләренең бер өлеше тәмамланган инде. Хәзерге вакытта подрядчылар инженерлык челтәрләре җәюне башкаралар, биналарны бизәү эшләренә әзерлиләр. Бу җәйдә безнең бурыч - икенче катны тапшыруга мөмкин кадәр әзерләү. Эш актив темплар белән бара, ремонт барышын контрольдә тотабыз, шул рәвешле хастаханәнең төп корпусы да мөмкин кадәр тизрәк заманча һәм уңайлы була», - дип язган ул үзенең телеграм-каналында.


Фото: Тимур Нагуманов телеграм-каналыннан видеоның скриншоты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса