Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиядә 1 майдан кайбер категориягә керүчеләрнең пенсиясе артты

Эксперт искәрткәнчә, бу пенсияләрне яңадан санауның планлы датасы.

1 майдан россиялеләрнең кайбер категорияләренә пенсияләр артачак. РИА Новостига хезмәт хокукы буенча эксперт, Санкт-Петербургта Россия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе менеджменты кафедрасы доценты Линда Рыжих үзгәрешләрнең кемнәргә кагылачагы турында сөйләде.

Эксперт искәрткәнчә, бу пенсияләрне яңадан санауның планлы датасы. Ул очу экипажлары әгъзаларына, күмер сәнәгате хезмәткәрләренә һәм 80 яшь тулучыларга кагыла. Моннан тыш, бу айда 1нче төркем инвалидлык алучыларның теркәлгән түләүләре икеләтә арта.

«Һәр пенсионерның өстәмә түләү күләме индивидуаль һәм махсус стажның дәвамлылыгына, хезмәт хакы күләменә, шулай ук иминият кертемнәренә бәйле», - дип ачыклык кертте белгеч.

Шулай ук Җиңү көненә Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре һәм башка категорияләргә керүчеләр 10 мең сум өстәмә түләү алачак.

Планлы индексацияләр Россиядә елына дүрт тапкыр уздырыла, дип искәртте Рыжих.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса