Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт шәһәр паркында Геройлар Аллеясында Социалистик Хезмәт Геройларын хөрмәтләделәр

Ветераннар, профсоюз, иҗтимагый, яшьләр оешмалары, хезмәт коллективлары җитәкчеләре һәм вәкилләре шәһәр һәм ил үсешенә бәяләп бетергесез өлеш керткән күренекле хезмәтчәннәр бюстларына чәчәкләр салдылар.

 

«Хезмәт Геройлары-җиребезнең горурлыгы, районыбызның элитасы. Бу үсеп килүче буын өчен һәм безнең барыбыз өчен дә үрнәк. Без бүген аларны горурлык белән искә алабыз һәм һәрвакыт истә тотачакбыз», - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов.

Шулай ук «Татнефть Профсоюз»  хәрәкәте ветераны Гомәр Яруллин һәм Әлмәт муниципаль районы Ветераннар советы рәисе Владимир Яшанин да рәхмәт һәм хөрмәт сүзләре белән чыгыш ясады.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса