Йөзләгән шәһәр халкы бәйрәм чараларында катнашу өчен шәһәр паркына җыелды.
Әлмәттә беренче майны бәйрәм иттеләр. Йөзләгән шәһәр халкы бәйрәм чараларында катнашу өчен шәһәр паркына җыелган.
«Бүген Әлмәт Татарстан Республикасының социаль-икътисадый үсеше лидерларының берсе. Без күп юнәлешләр буенча алдынгылар һәм боларның барысыөчен дә сезгә, хөрмәтле хезмәт кешеләренә рәхмәт. Сезнең алда баш иябез. Бәйрәм белән!» – , шәһәр халкын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов котлады.
Шәһәр паркы гаилә ялы һәм күңел ачу өчен мәйданчыкка әверелде. Биредә концерт программалары, кыр кухнясы, уеннар, конкурслар һәм мастер-класслар узды.